Биографиясе

1879 елның 5 декабре, Сембер шәһәре — 1927 елның 9 ноябре, Казан.

Дворяннар нәселеннән.

Казан университетын тәмамлый (1904).

1903 елда Казанда студентлар чуалышларында катнаша. 1904–1906 елларда Казан округ мәхкәмәсендә хезмәт итә.

1906–1917 елларда Казан мәхкәмә палатасы округ антлы ышанычлысы ярдәмчесе. 1917 елның февраленнән — Казан җәмәгать куркынычсызлыгы комитеты, майдан Казан губернасы Эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары советы башкарма комитеты әгъзасы. 1917 елның октябрендә большевиклар ягында була. Октябрь революциясеннән соң мәхкәмә эшләре буенча комиссар, юстиция комиссары ярдәмчесе, кассация мәхкәмәсе рәисе. 1918 елда Казан округ мәхкәмәсе рәисе, 1919–1920 елларда Казан губернасы Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатлары советының юстиция бүлеге мөдире.

ТАССРны төзү буенча әзерлек эшләрендә катнаша.

1920–1921 елларда ТАССР юстиция халык комиссары.

1921 елдан Татарстан кулланучылар җәмгыятьләре берлегендә.

Әдәбият

Емельянова И.А. Из истории судебной системы Татарской АССР. К., 1970;

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2002. Т. 1.

Автор — Е.Б.Долгов