Биографиясе

1946 елның 5 маенда Казанда туа.

1972 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый.

1966–1998 елларда Казан химия продуктлары фәнни-тикшеренү институтында эшли, 1995 елдан директор урынбасары.

1998 елдан «Рособоронэкспорт» федераль дәүләт унитар предприятиесенең ТРдагы вәкаләтле вәкиле урынбасары.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре эчке баллистикага карый.

Нәҗмиев ату зарядларының эчке баллистикасы процессларын, ату белән бергә бара торган күренешләрне тикшерә. Көпшәле системалар өчен ату зарядлары проектлауның исәпләү һәм лаборатор-стенд методикаларын эшли һәм гамәлгә кертә.

Яңа буын 10 нан артык ату зарядын булдыруда һәм серияләп җитештерүгә кертүдә катнаша (Дәүләт бүләге шуларның берсен эшләгәне һәм гамәлгә керткәне өчен бирелә).

Уйлап табуга 32 авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

Медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының алтын медале белән бүләкләнә.