Биографиясе

1916 елның 15 ноябре, Саратов губернасы, хәзер Пенза өлкәсе, Неверкин районы Карновар авылы — 1987 елның 9 апреле, шунда ук.

Энгельс очучылар хәрби авиация мәктәбен (1941) тәмамлый.

Вольск шәһәрендә «Комсомолец» заводында слесарь булып эшли.

1937 елдан Кызыл Армия сафларында.

1942 елның декабреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 165 нче гвардия штурм авиациясе полкында звено командиры (2 нче Һава армиясендә 10 нчы гвардия штурм авиациясе дивизиясе).

1 нче Украина фронты гаскәрләре составында Курск шәһәре һәм Днепр елгасы буенда барган сугышларда (икесе дә — 1943), Ровно-Луцк (1944), Сандомир-Силезия, Берлин һәм Прага (барысы да — 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1944 елның мартына дошман объектларына һөҗүм итү өчен 98 сугышчан очыш ясый.

Сугыштан соң СССР Хәрби Һава көчләрендә хезмәтен дәвам итә.

1958 елдан запаста.

Вольск шәһәрендә балык пунктында директор булып эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Байрак, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият         

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000;

Румянцев Н.М. Люди легендарного подвига. Саратов, 1968;

Андреев С.А. Совершённое ими бессмертно. М., 1976;

Герои и подвиги. Саратов, 1984. Кн. 6.

Автор — М.З.Хәбибуллин