Биографиясе

1928 елның 26 августы, Оренбург өлкәсенең Саракташ районы Карагуҗа авылы — 1995 елның 17 октябре, Оренбург шәһәре.

1945–1950 елларда Магнитогорск монтажлау идарәсенең (Чиләбе өлкәсе) «Востокметаллургмаш» трестында җыючы-моторист.

1950–1956 елларда «Уралмясомолстрой» (Оренбург өлкәсе) трестының 47 нче Чкаловск төзү-монтаж идарәсендә слесарь-монтажчы.

1956–1993 елларда Оренбург йөк автотранспорты ҖБдә машина йөртүче, административ-хуҗалык бүлеге башлыгы. Мөрсәлимов оештырып гамәлгә керткән автопоезд берьюлы 33 т ашлык төяп ташырга мөмкинлек бирә.

Герой исеме халык хуҗалыгы йөкләре ташу буенча җидееллык планны (1959–1965) үтәгәндә ирешкән уңышлары өчен бирелә.

Бүләкләре

Ленин ордены, ике «Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Оренбургская биографическая энциклопедия. Оренбург, 2000.