Административ-территориаль буйсынуы

1950 елларда Элеккеге хутор урынында нигез салына. 1966 елда Колай авыл җирлеге халык депутатлары карары белән исеме Карпово күленнән алына.

Нигезләнгән вакытыннан Питрәч районына керә. Хәзер – Колай авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Революциягә кадәр хуторда алпавыт хатын А.Е.Палихи (Тальихи) тарлавында эшчеләр өчен ике катлы агач йорт, терлек сарае, икмәк пешерү бинасы урнашкан була. 1920 елларга кадәр хуторда Беренче бөтендөнья сугышы елларында әсирлеккә эләккән австриялеләр яши.

1919 елда элеккеге алпавыт хатын А.Е.Палихи биләмәләре “Центросоюз” хуҗалыгына керә (Колай авылында элеккеге алпавыт Молотков җирләре белән бергә). Бу районда беренче совхоз була.

Аннары поселок территориясендә “Кулаевский» совхозының №2 кошчылык бүлеге оештырыла (Арышхазда авылы белән бергә), чебиләр чыгару буенча инкубатор, йомырка салучы тавыклар бинасы төзелә.

Бөек Ватан сугышы елларында поселок территорясе Казан 16 нчы заводының ярдәмче хуҗалыгы булып тора.

1979 елга кадәр поселокта − “Кулаевский” совхозы бүлеге (үзәк утар − Колай авылы), 1979 елдан − Вахитов исем. (үзәк утар − Шәле авылы) колхоз, 1980 елдан “Татпотребсоюз” ярдәмче хуҗалыгы (Венгрия, Горький һәм Линда казлары үрчетү буенча) эшли. Совет власте елларында поселокта машина-трактор паркы, тимерчелек була.

Халкы башлыча үсемлекчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1930 елларда поселокка кулак буларак сөрелгәннәрнең өйләрен китерәләр һәм алардан эшчеләр өчен торак йортлар төзиләр.

1933 елга кадәр наданлыкны бетерү пунктлары (ашханә бинасында) эшли. 1930 елларда башлангыч мәктәп ачыла (2012 елдан Колай урта мәктәбе филиалы).

Хәзер китапханә (башта күчмә, китапларны Колай авылыннан китерәләр, 1958 елдан клуб бинасында), клуб (1955 елдан, башка мәгълүматлар буенча, 1958 елдан, 2017 елдан яңа бинада), фельдшер-акушерлык пункты (2022 елдан яңа бинада), күпфункцияле үзәк (2016 елдан), мәчет (2006 елдан).

Халык саны

1970 елда – 303,
1979 елда – 161,
1989 елда – 204,
2002 елда – 249,
2010 елда – 272,
2020 елда – 290 кеше (руслар – 53%, татарлар – 44%).