Биографиясе

1905 елның 27 декабре, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе Яңа Калмаш авылы —1988 елның 31 мае, Мәскәү.

Ленинград политехник институтын тәмамлый (1930). 1930–1933 елларда Ленинград су хуҗалыгы инженерлары институтының сәяси икътисад кафедрасы мөдире.

1933 елдан СССР Юллар халык комиссариатының Сәяси идарәсендә партия хезмәтендә: 1933–1935 елларда Омск тимер юлының сәяси бүлегендә сектор мөдире, 1935–1937 елларда Ленинградта тимер юл транспорты сәяси хезмәткәрләрен әзерләү курслары башлыгы, 1937–1942 елларда Сәяси идарәнең партия курслары башлыгы, бер үк вакытта, 1941 елда Хәрби эксплуатация идарәсендә Юл хәрәкәте халык комиссариатының сәяси идарәсе вәкиле (ВЭО-38).

1943 елда КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре, 1944–1957 елларда 1 нче секретаре. 1957–1960 елларда КПСС ҮК аппаратында.

Татарстанда нефть индустриясе үсеше башлану, яңа шәһәрләр һәм эшчеләр посёлоклары (Әлмәт, Лениногорск, Җәлил һ.б.) барлыкка килү, СССР ФАнең Казан филиалы, Казан консерваториясе һ.б. ачылу Моратов эшчәнлеге белән бәйле.

1980 елларда «Советская Татария» газетасында Бөек Ватан сугышы, М.Җәлил һ.б. турында хатирә-мәкаләләр бастыра. КПСС ҮК (1952 елдан), СССР ЮС Президиумы әгъзасы. 1946–1958 елларда СССР, 1947–1959 елларда РСФСР һәм 1947–1959 елларда ТАССР ЮСлары депутаты.

Ленин ордены, Октябрь революциясе, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Хамматова Ш., Хабибуллина Ф. Секретарь обкома (К 80-летию со дня рождения З.И.Муратова) // Советская Татария. 1985. 27 дек.; Сайдашева М.А. Муратов Зиннат Ибетович // Борцы за счастье народное. К., 1988. Кн. 3.

Автор  — М.А.Сәйдәшева