- РУС
- ТАТ
музей хезмәткәре, филолог, филология фәннәре кандидаты (1981), ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1995)
1947 елның 4 мартында Чистай шәһәрендә туа.
Казан педагогия институтын тәмамлаганнан соң (1969), комсомол эшендә; 1971 елдан ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты лекторлары төркемендә, 1974 елдан аның җитәкчесе; 1977 елдан КПССның Татарстан өлкә комитеты Сәяси мәгариф йорты консультанты.
1987–2006 елларда Татарстан Республикасының Милли музее директоры. Шул елларда музей бинасы реконструкцияләнә, 1987 елдагы янгын китергән зыян бетерелә, даими экспозиция өлешчә торгызыла, 50 дән артык музей-филиал оештырыла.
Муханов совет язучыларының 1941–1943 елларда Чистайда эвакуация вакытында иҗат иткән әсәрләре, шулай ук аларның шул чорга багышланган истәлек һәм язмалары кергән «Чистай сәхифәләре» («Чистопольские страницы», 1987) китабын төзи, кереш сүз һәм аңлатмалар авторы.
История Государственного музея Республики Татарстан в зеркале 20 века. К., 1997.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.