- РУС
- ТАТ
авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, ТР, РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1992, 1999)
1948 елның 19 августында Әлмәт районы Мәмәт авылында туа.
Казан университетын тәмамлый (1978).
1967 елдан Азнакай районында: район башкарма комитетының мәдәният бүлегендә (1980 елга кадәр), «Янтарь» совхозы директоры (1984 елга кадәр), эшчеләрне тәэмин итү бүлегенең Актүбә бүлекчәсендә җитәкче (1985 елга кадәр).
1985 елдан «Азнакай» совхозы директоры, 1998 елда хуҗалык «Мөхәммәдъяров һәм Ко» ышанычлылык ширкәте итеп үзгәртелә, 2004 елда «Уразай» ҖЧҖ.
Мөхәммәдъяров эшләгән елларда хуҗалыкта юлларга асфальт җәелә, җитештерү корылмаларына һәм торак йортларга газ кертелә, социаль-мәдәният һәм көнкүреш биналары, мәктәп, балалар бакчасы, ясле, профилакторий, мәдәният йорты, мәчет һ.б. төзелә. 2005 тә, 2001 ел белән чагыштырганда мөгезле эре терлекнең баш саны — 9% ка, дуңгызлар — 6% ка, ит җитештерү — 40% ка (сату — 46% ка), сөт — 5–8% ка (сату — 24% ка) арта. Мөгезле эре терлекнең тәүлеклек уртача артымы — 626 г, дуңгызларныкы 354 г тәшкил итә, 1 сыердан 5 елга (2001–05) уртача 4104 кг, шул исәптән 2005 елда 4125 кг сөт алына.
Җитештерүдәге уңышлары өчен Мөхәммәдъяров медальләр, хуҗалык КПСС ҮКның Кызыл Байрагы белән бүләкләнә (1988).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.