Биографиясе

1943 елның 30 октябре, Кукмара районы Югары Шәмәрдән авылы — 2015 елның 22 июне, Казан.

1 нче училищене тәмамлаганнан соң (Юдино поселогы, 1961), Горький тимер юлының 5 нче юл-төзелеш трестында ташчы булып эшли.

1965–1969 елларда Казан органик синтез заводында аппаратчы.

1969–1999 елларда «Камгэсэнергострой» АҖдә (Чаллы шәһәре) ташчы, ташчылар бригадиры (1970 елдан).

1971–1975 елларда, 1976–1980 елларда Мәүликов җитәкчелегендәге бригада йөкләмәләрне даими рәвештә 190–200% ка җиткереп үти. Герой исеме Кама зур йөк автомобильләре җитештерү берләшмәсе куәтләренең 2 нче чираты төзелешендә һәм берләшмәнең куәтләрен үзләштергәндә ирешелгән уңышлары өчен бирелә.

ВЛКСМның 16, 17, 18 нче съездлары делегаты. Франция һәм СССР яшьләр берләшмәләре конференциясендә катнаша (Париж, 1972), 10 нчы Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале делегаты (Берлин, 1973). 1984–1989 елларда СССР ЮС депутаты.

Бүләкләре

М.Җәлил исемендәге ТАССР комсомолы бүләге (1974), Ленин комсомолы исемендәге бүләк (1975) лауреаты.

1984–1989 елларда СССР ЮС депутаты. Ленин ордены, Октябрь Революциясе, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә. Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы.

Әдәбият

Паушкин Г. Батыр на Каме. К., 1971;

Герои Социалистического Труда Татарии: Док. очерки. К., 1984. Кн. 2;

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. К., 2003.