Биографиясе

1941 елның 17 декабре, Апас районы Иске Борнаш авылы – 2021 елның 14 феврале, Казан шәһәре.

Казан университетын тәмамлый (1972).

1962–1964 елларда ВЛКСМның Красноуфимск шәһәр комитеты инструкторы (Свердловск өлкәсе).

1964–1973 елларда 10 нчы төзү монтаж идарәсе 2 нче Казан трестында, 1969 елдан ВЛКСМ комитеты секретаре.

1973–1986 елларда Татарстан Республикасы Югары мәхкәмәсе әгъзасы, 1993–1996 елларда – рәисе урынбасары. 1986–1993 елларда Казанның Совет районы халык мәхкәмәсе рәисе. 1996–2001 елларда Татарстан Республикасының Югары арбитраж, 2001–2011 елларда – Арбитраж мәхкәмәләре рәисе.

Бүләкләре

Дуслык ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. Казань, 2004. Т. 3.