- РУС
- ТАТ
административ-хуҗалык хезмәткәре, ТР Дәүләт бүләге лауреаты (1995), ветеринар фәннәре кандидаты (1997), ТР, РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1992, 1995)
1955 елның 11 декабрендә Арча районы Хәсәншәех авылында туа.
Казан ветеринария институтын тәмамлый (1978).
1978–1998 елларда Арча районында эшли: «Ватан» совхозының баш зоотехнигы, директоры (1979–1983), «Северный» совхозы директоры (1984–1985), район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы (1985–1987), КПСС райкомының 1 нче секретаре (1988–1990), халык депутатларының район Советы рәисе (1990 нан), район хакимияте башлыгы (1992 елдан).
1998–2011 елларда «Татарстан сөте» АҖ (2006 елдан — «ВАМИНСТИТУТатарстан» холдингы) генераль директоры.
Дәүләт бүләге җитештерүдә киң күләмдә фән һәм техника казанышларын куллану нәтиҗәсендә бөртекле культуралардан югары уңыш алганы өчен бирелә.
1990–1995 елларда ТР ЮС депутаты, 1995–2011 елларда ТР халык депутаты, 2011–2014 елларда РФ Федераль Җыенының Федерация Советында ТР Дәүләт Советы вәкиле.
Медаль белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.