- РУС
- ТАТ
Физик, физика-математика фәннәре докторы (1970), Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (1992), ТАССР һәм РФнең атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1982, 1995)
1931 елның 21 августы, Татарстанның Яңа Писмән, хәзерге Лениногорск районы Мөэмин-Каратай авылы – 2022 елның 8 ноябре, Казан.
1955 елда Казан авиация институтының очкыч аппаратлар факультетын тәмамлый.
1956–1959 елларда «Лениногорскнефтестрой» трестында эшли. 1959–1969 елларда СССР Фәннәр академиясе Себер бүлегенең теоретик һәм гамәли механика институтында (Новосибирск шәһәре), лаборатория мөдире (1965 елдан).
1969 елдан Казан авиация институтында, гомуми физика кафедрасы мөдире (1995 елга кадәр), профессор (1970).
Хезмәтләре түбән температуралы плазма физикасына карый.
Электр дугасында һәм пыскып бушанганда түбән температуралы плазма генерацияләнүе теориясен, плазма генераторы – сыйфатламасы белән шуңа охшаш мәгълүм генераторлар күрсәткечләреннән 2–3 мәртәбә зуррак булган – бүленгән параметрлы плазмотрон төзи. 50 мең К га кадәр температуралы плазма алырга мөмкинлек бирә торган плазмотроннар булдыра.
Плазма белән кисү, капламнар салу процессларын, машиналар төзелеше технологияләрен эшли.
Югары уку йортлары өчен «Физика» (Т. 1–3, 1999–2002) дәреслеге, шулай ук русча-татарча физика терминнары сүзлеге авторларыннан берсе.
Медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының көмеш медале белән бүләкләнә.
Плазмотроны со стабилизованными электрическими дугами. Киев. 1984 (автордаш);
Электродуговые и высокочастотные плазмотроны в химико-металлургических процессах. Киев, 1991 (автордаш);
Исследования распределений потенциала и концентрации электронов в пылевой плазме // Вестник Казанского технического университета. 2007. №4 (автордаш).
Авторы – Р.Г.Усманов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.