Биографиясе

1953 елның 17 мартында Кукмара районы Зур Сәрдек авылында туган.

Казан педагогика институтын тәмамлаганнан соң (1975), туган авылы урта мәктәбендә эшли. 1979–2010 елларда Татар гуманитар-педагогика университетының татар теле кафедрасында.

2011 елдан Казан (Идел буе) федераль университетының хәзерге татар теле һәм аны укыту кафедрасында.

Хезмәтләре татар теле укыту методикасына карый. Рус мәктәпләренең 1–5 сыйныфлары өчен татар теле буенча дәреслекләр җыелмасы әзерли (Ф.Ф.Харисов белән бергә).

Бүләкләре

Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының К.Насыйри исемендәге бүләге лауреаты (1998).

Хезмәтләре

Методика обучения русскому произношению учащихся начальных классов русских школ. Казань, 2000.