Тәрбиягә алган гаилә фамилиясе буенча — Орлов Николай Сергеевич.

Биографиясе

1919 елның 29 декабре, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, хәзер Актаныш районы Зөбәер авылы — 1982 елның 29 сентябре, Ровно шәһәре.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, ата-аналары белән Колпино шәһәренә (Ленинград өлкәсе) китә. Яшьли ятим кала, Орловлар гаиләсендә тәрбияләнә.

Ижора заводында слесарь булып эшли.

1939 елдан Кызыл Армия сафларында. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында. Киев янында әсирлеккә эләгә, концлагерьдан кача. 1942 елның февраленнән «Ватан өчен» (Сумы өлкәсе) исемле партизан отрядында.

1943 елдан партизаннар берләшмәсенең шартлату төркеме командиры (Ровно өлкәсе). Минаев җитәкчелегендәге отряд 20 сугышчан һәм диверсион операция үткәрә, дошманның йөзләгән эшелонын юк итә, 4 тимер юл күперен шартлата.

1944 елдан Ровнода яши һәм эшли.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият          

Ракипов Ш.З. Хранить вечно. К., 1980;

Герои Советского Союза — наши земляки. К., 1984. Кн. 2;

 Подвигом прославленные. Киев, 1985.

Автор — М.З.Хәбибуллин