Нигездә, тропик һәм субтропикларда таралган 50 дән артык ыругны, 1500 төрне берләштерә.

Бер- һәм күпьеллык үләннәр, ярымкуакчыклар, куаклар. ТР территориясендә 2 ыруг, 2 төре бар.

Күпьеллык үләнчел үсемлекләр. Яфраклары чиратлашкан, ук- яки сөңгесыман. Яфрак һәм сабаклары сөтчел сыекчалы. Чәчәкләре эре, ак яки алсу төстә, 1–3 әр булып яфрак куентыгына урнашканнар. Таҗы дөрес формада, бүрәнкә- яки кыңгыраусыман. Җимеше – тартмачык. Таҗ яфракчыкларының ачык төсе һәм нектар күпсанлы бөҗәкләрне (умарта кортлары, күбәләк, чебеннәр) җәлеп итә. Уралма сабаклыларның чәчәкләре яктылык җитмәүгә бик сизгер, болытлы һәм яңгырлы көннәрдә ачылмый. Эт эчәгесе — тамыр үсентесеннән үрчи торган чүп үләне.

Халык медицинасында койма колмак үләне авырту басу чарасы буларак кулланыла.

Декоратив үсемлек.