Тарихы

1619 елдан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук агач әзерләү, курыс-мунчала һәм мичкә ясау кәсепчелеге тарала.

1877 елда авылда мәчет төзелә (яна), 1897 елда яңа бина торгызыла, 1906–1907 елларда тузган мәчет урынында яңа мәчет төзелә (1978 елда сүтелә).

XX йөз башында авылда мәчет, ир балалар һәм кыз балалар өчен 2 мәктәп, 2 су тегермәне, тимерче алачыгы, йон-тукыма ману йорты, 6 вак-төякләр кибете эшли; дүшәмбе саен базар була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1996 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Кече Кирмән волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан Мамадыш районында.

Хәзер Сон авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Спартак” колхозы оештырыла (анда колхоз идарәсе урнаша). 1969 елда Вахитов исемендәге колхоз белән берләштерелә (Кече Сон (үзәк утары), Урта Сон авыллары), 1990 елда 2 колхозга бүленә: Вахитов исемендәге һәм “Спартак” колхозлары. 1995 елда “Спартак” колхозы “Спартак” күмәк предприятиесе итеп үзгәртелә (2005–2008 елларга кадәр эшли).

Халкы күбесенчә кырчылык, сөт терлекчелеге, дуңгыз асрау һәм умартачылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1933 елда авылда мәктәп ачыла. 1975 елга кадәр сигезьеллык мәктәп буларак эшли, 1975 елда – урта мәктәп (1989 елда яңа бина төзелә), 2015 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Мәктәп каршында 1976 елдан төбәк тарихын өйрәнү музее эшли, экспозициясе авыл, мәктәп тарихына, авылдашларга, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, пионерлар хәрәкәтенә багышлана (оештыручысы – С.Г.Мәхмүтов, җитәкчесе – Р.Г.Хөснуллин).

2011 елда мәктәптә Югары Сон авылында туган, Әфганстан сугышында һәлак булган Ф.Шакиров хөрмәтенә мемориаль такта куела.

Авылда мәдәният йорты (клуб 1932 елда мәчет бинасында ачыла, 1979 елда яңа бина төзелә), китапханә (1959 елдан, 1979 елдан мәдәният йорты бинасында), балалар бакчасы (1974 елдан, 2007 елдан мәктәп бинасында), медпункт (1955 елдан, 2013 елдан мәктәп бинасында) бар.

1991 елда – яңа агач мәчет, 2006 елда кирпечтән мәчет төзелә.

Мәдәният йорты каршында “Сон бизәкләре” татар фольклор ансамбле эшли (1984 елдан, оештыручысы – Г.Х.Фәлахова, җитәкчесе – Г.Ф.Гарипова).

Авылда XX йөз башындагы бай крәстиян йорты сакланган.

Халык саны

1782 елда – 193 ир-ат;
1859 елда – 947,
1897 елда – 1439,
1920 елда – 1670,
1926 елда – 2106,
1938 елда – 1555,
1949 елда – 999,
1958 елда – 1069,
1970 елда – 1019,
1979 елда – 922,
1989 елда – 701,
2002 елда – 663,
2010 елда – 520,
2017 елда – 447 кеше (татарлар).