Биографиясе

1895 ел, Казан губернасы, Чистай өязе Зирекле авылы — 1945 елның 24 апреле, Германиядә җирләнә.

Беренче бөтендөнья сугышында катнаша.

Туган авылында балта остасы булып эшли.

1943 елдан Кызыл Армия сафларында. 1943 елның маеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 504 нче аерым пулемёт-артиллерия батальоны сапёры (3 нче удар һәм 33 нче армияләрнең 115 нче ныгытылган районы). Калинин, 2 нче Балтыйк буе һәм 1 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Курск (1943) сугышында, Невель (1943), Режицк-Двина, Рига (икесе дә — 1944), Варшава-Познань һәм Берлин һөҗүм операцияләрендә (икесе дә — 1945) катнаша.

1944 елның 24 июнендә Рогачёв шәһәре (Белоруссия ССР) янындагы сугышта (миналы кырларда 6 үтү юлы ясый).

1945 елның 27–28 февралендә Каллис шәһәре (хәзер Калиш шәһәре, Польша) янындагы сугышта (батальон сапёрлары белән күзәтү пунктын жиһазлый, 3 күперне минадан арындыра, 80 гә якын мина чыгара).

1945 елның 22 апрелендә Губин шәһәреннән (Польша) төньяктарак Нейсе елгасын кичкәндә (миналы кырларда 3 үтү юлы ясый, танкка каршы куелган 18 мина чыгара) батырлык күрсәтә.

Берлин янында һәлак була.

Медаль белән бүләкләнә.

Әдәбият       

Полные кавалеры ордена Славы — наши земляки. К., 1986;

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин