Биографиясе

1894 ел, Вятка губернасы, Сарапул өязе Кирсә авылы — 1955 ел, Муром шәһәре.

1915–1916 елларда Пермь губернасының Оса, Вятка губернасының Сарапул өязләре мәктәпләрендә, 1916–1917 елларда Ижевск рус-татар училищесендә укыта.

1917–1920 елларда Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатларның Мамадыш өяз башкарма комитеты рәисе, Советларның 7 нче Бөтенроссия съездында БҮБК әгъзасы итеп сайлана.

1920–1921 елларда Төркестан АССР Эчке эшләр халык комиссариаты әгъзасы, җинаятьчеләрне эзләү идарәсе башлыгы.

1922–1924 елларда ТАССР ХКС рәисе урынбасары, «Коммунистический путь» журналының редколлегия әгъзасы.

1924 елдан Мәскәүдә: Шәрекъ хезмәт ияләре коммунистик университетында, Мәскәү университетында укыта, Шәрекъ халыклары этник мәдәнияте институты проректоры.

Хезмәтләре татарларның милли хәрәкәтенә карый.

1931 елда репрессияләнә (тоткынлыктан 1941 елда азат ителә); үлгәннән соң аклана.

Бөек Ватан сугышы елларында санитар поездында эшли.

Хезмәтләре               

Татар провокаторлары. М., 1925;

Татары в годы первой революции. М., 1926.

Әдәбият       

Возвращённые имена: Док. очерки. К., 1990.