Тарихы

Авыл 1678 елдан билгеле. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Кушнарат-Елга, Ашыт исемнәре белән дә мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (ясаклы татарлар, шул исәптән элек һәм яңа чукындырылганнар). Бу чорда аларның төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, мичкә, көпчәк ясау, тимерчелек, киез итек-киез басу һәм чыпта сугу кәсепчелеге, олаучылык, тукучылык (киндер һәм постау), чабата үрү таралган була.

1870 ел мәгълүматларына караганда, авылда мәчет, 2 мәдрәсә, су тегермәне була. 1884 елда халыкның 6% ын керәшен татарлар тәшкил итә.

XX йөз башында мәчет, мәктәп, су тегермәне, 2 ярма яргыч эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1416 дисәтинә тәшкил итә.

1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, 191 хуҗалыкның 48 ендә ат юк, 136 – бер, ике, 7 хуҗалык өч һәм күбрәк эш аты тота; 1975 баш мөгезле эре һәм башка терлек теркәлә. 71 хуҗалык игенчелек хезмәтен вак һөнәрчелек хезмәте белән бергә алып бара.

Авыл традицион татар халык бәйрәме Җыен үткәрү үзәге булып тора, бирегә якын-тирәдәге 13 авылдан халык җыела торган була.

1921 елда авыл ачлыктан һәм хуҗалыкларның өчтән ике өлешен, мәчет һәм мәдрәсәне юкка чыгарган янгыннан нык зыян күрә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Әхмәт волостена керә,1920 елдан ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1972 елның 1 февраленнән Зәй районында.

Хәзер Түбән Биш авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Чулпан” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Н.Нәфыйков), 1954 елда аңа Шыкмай авылы кушыла, 1958 елдан зурайтылган Тукай исемендәге колхоз (Түбән Биш авылы),”Тукай” авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү кооперативы, 2004 елдан “Восток”агрофирмасы бүлекчәсе составында (кырчылык, терлекчелек).

Мәгариф һәм мәдәният

2000 елларга кадәр башлангыч мәктәп эшли. Мәдәният йорты (аның каршында 2013 елдан “Ядегәр” фольклор коллективы эшли), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар (барсы да 1980 елгы бинада).

1991 елда мәчет салына.

2019 елда чишмә төзекләндерелә, күпер салына.

Авылда элеккеге станокларда кулдан туку традицияләре саклана (киндер тукымалар, келәм, палас һәм башкалар); 2013 елдан иҗат коллективлары катнашында традицион милли бәйрәм “Ашыт Җыены” үткәрелә ( башлап йөрүчесе – Р.Ә.Әхмәдуллина).

1993 ел мәгълүматларына караганда, авылда эпиграфик истәлекләр: ташны уеп бизәк ясалган известьтән ясалган XIX йөзгә караган 8 керәшен кабер ташы бар.

Күренекле кешеләре

М.Х.Гыйльфанов (1940 елда туган) – Тукай исемендәге колхозның тракторчы-машинисты (1956−2000 елларда), Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры, ТАССРның атказанган механизаторы;

Г.М.Мөбарәкҗанов (1932 елда туган) – физика- математика фәннәре кандидаты, укытучы, Казан техник университеты профессоры (1960−2016), Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры.

Халык саны

1859 елда – 408,
1870 елда – 471,
1897 елда – 806,
1913 елда – 1112,
1920 елда – 1203,
1926 елда – 646,
1938 елда – 712,
1949 елда – 700,
1958 елда – 725,
1970 елда – 754,
1979 елда – 524,
1989 елда – 280,
2002 елда – 244,
2010 елда – 211,
2017 елда – 166 кеше (татарлар).