- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (28.4.1943), капитан
1915 елның 29 мае, Самара губернасы, Бөгелмә өязе Павловка авылы, Азнакай районының хәзер юкка чыккан авылы — 1987 елның 8 ноябре, Ленинград.
Казан танк училищесен тәмамлый (1944).
Биш сыйныфны тәмамлаганнан соң, сугышка кадәр Вахитов исемендәге совхозда: Бөгелмә МТСы тракторчысы, механик, бригадир булып эшли.
1937–1940 елларда һәм 1941 елның ноябреннән Кызыл Армия сафларында.
Совет гаскәрләренең Көнбатыш Украина һәм Көнбатыш Белоруссия походында катнаша (1939). 1942 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 392 нче батальонның «КВ» танкы өлкән механик-йөртүчесе (38 нче армиянең 180 нче танк бригадасы). Воронеж фронты гаскәрләре составында Курск сугышында (1943) катнаша.
1943 елның 1 февралендә Касторный авылы (Курск өлкәсе) янындагы сугышта батырлык күрсәтә. П.З.Манаков танкы экипажы разведка вакытында дошман колоннасына бәреп керә һәм 20 тупны, кирәк-яраклар төялгән 200 ләп олауны, 160 ка якын гитлерчыны юк итә. Танк сафтан чыгарыла һәм яна башлый. Танкның һәлак булган командирын алыштырып, П.З.Манаков экипаж белән сугыш ахырына кадәр көрәшә.
1948 елдан запаста.
Ленинград заводында механик булып эшли.
Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
П.З.Манаков бюстлары Азнакай һәм Бөгелмә шәһәрләренең Геройлар аллеясында урнаштырыла. Азнакайда аның исеме белән урам атала.
Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1984. Кн. 2;
Ханин Л. Герои Советского Союза – сыны Татарии. Казань, 1993;
Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2018. Т. 1. С. 60, 64, 65;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 100.
Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.