- РУС
- ТАТ
инженер-механик, Казан авиация заводы директоры (1960–1967), ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1961), Соцалистик Хезмәт Герое (1966)
1911 елның 19 мае, Пенза губернасы, Саранск өязе Олы Семилей авылы —1967 елның 5 мае, Казан.
Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң (1937), шунда ук эшли.
1939–1967 елларда Казан авиация заводында: инженер, әйдәп баручы инженер, цех башлыгы урынбасары, цехның техник контроль бүлеге башлыгы (1943 елдан), производство башлыгы (1945 елдан), баш инженер (1950 елдан), завод директоры (1960 елдан). Максимов җитәкчелегендә предприятиедә Ту-104, Ил-62, Ту-22 самолётларын һәм аларның модификацияләрен эшләп чыгару үзләштерелә.
1963–1967 елларда ТАССР ЮС депутаты.
СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1949; 1971, вафатыннан соң).
Ике Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз, «Почёт билгесе» орденнары белән бүләкләнә.
Казан урамнарының берсенә Максимов исеме бирелә.
Завод стратегического назначения. К., 2002.
Автор — Д.С.Фәхретдинов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.