Эчтәлек

Биографиясе

1947 елның 20 февралендә Чистай районы Каргалы авылында туа.

Казан химия-технология институтын тәмамлый (1970), ТатНИПИнефтьтә эшли (бүленеп: 1974–1980 елларда — РФнең Төньяк-Көнбатыш магистраль нефтьүткәргечләре идарәсендә, Казан), әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (1993 елдан).

Мәхмүдов углеводородлы резервуарлардан парларны тотып алу, рециркуляция нәтиҗәсендә углеводородларның югалуын киметү, нефть күбеген таркату, нефть скважиналарына су килүне туктату, нефть һәм газны бергә транспортлау технологияләрен эшләү һәм гамәлгә кертүдә катнаша. РФАнең академик И.М.Губкин исемендәге бүләге лауреаты (1994).

Дәүләт бүләге аз дебитлы скважиналарның җитештерүчәнлеген күтәрүче яңа термоимплозион һәм перфорацион-им­плозион экспресс-технологияләр эшләгәне һәм киң күләмдә гамәлгә керткәне өчен бирелә.