Биографиясе

1902 елның 2 (15) мае, Санкт-Петербург – 1937 елның 13 августы, хәбәрсез югала, Төньяк полюс районы.

Поляк гаиләсендә туа. 1917 елның октябрендә Кызыл гвардиягә керә. Гражданнар Сугышында Вятка губернасының азык-төлек отрядында хезмәт итә (1918), аннары Көнчыгыш фронтта сугыша (1919–1920), Дагстанда советларга каршы кораллы хәрби частьләрне бетерүдә катнаша (1921).

Севастополь диңгез очучылары хәрби мәктәбен тәмамлый (1925), 1928 елга кадәр анда очучы-инструктор булып хезмәт итә. 1928 елдан – Николаевтагы Осоавиахим авиация мәктәбенең очучы-инструкторы, 1929 елдан Полтавадагы Осоавиахим Бөтенукраина очу мәктәбенең очу часте башлыгы.

1933 елның языннан "Главсевморпуть"ның поляр авиация идарәсендә хезмәт итә. 1933 елның июлендә штурман В.И.Левченко белән бергә Анадырь районында авария хәлендә җиргә төшкән Америка очучысы Дж.Маттернны таба һәм Аляскага илтеп куя. 1934 елның апрелендә суга баткан бозваткыч "Челюскин" пароходы экипажын һәм экспедиция әгъзаларын коткаруда катнаша, шуның өчен беренчеләрдән булып Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.

1934–1935 елларда Н.Е.Жуковский исемендәге Хәрби-һава академиясендә укый, ләкин АКШка трансарктик очышка әзерлеккә бәйле укуын туктата.

1935 елның августында АНТ-25 самолетында Төньяк полюс аша Мәскәү –Сан-Франциско аша тукталышсыз очып китәргә омтыла, әмма май системасының төзек булмавы аркасында кире борылырга мәҗбүр була. 1936 елның август–сентябрь айларында "Валти" V-1A гидросамолетында (штурман Левченко) Лос-Анджелес – Сан-Франциско – Сиэтл – Фэрбанкс – Ном – Уэлен – Амбарчик бухтасы – Тикси бухтасы – Жиганск – Якутск – Красноярск – Омск – Свердловск – Мәскәү маршруты буенча гомуми озынлыгы 19 меңнән артык булган очыш ясый.

1937 елның 12 августында "СССР Н-209" ДБ-А самолетында алты кешелек экипаж белән (С.А.Леванёвский, Н.Г.Кастанаев, В.И.Левченко, Н.Н.Годовиков, Г.Т.Побежимов, Н.Я.Галковский) Мәскәү – Архангельск – Рудольф утравы – Төньяк полюс – Фэрбанкс (АКШ) маршруты буенча очарга омтыла. 13 августта 14 сәгать 32 минутта борттан кырыйдагы уң двигательнең эшләмәве турында хәбәр килә, 17 сәгать 53 минутта элемтә тәмам өзелә.

Самолетны һәм экипажны ел дәвамында эзләү нәтиҗә бирми. Экипажның язмышы бүгенге көнгә кадәр билгесез.

Истәлеге

С.А.Леванёвский исеме белән Мәскәү, Казан, Липецк һәм башка шәһәрләрдә урамнар атала.