И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Гайнан Кормаш. 2022

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Биографиясе

1919 елның 27 феврале, Тургай өлкәсе Актүбә шәһәре, хәзерге Казахстан республикасы – 1944 елның 25 августы, Берлин, Германия.

Бәрәңге педагогика техникумын (1936), Кызыл Армия кече командирлары мәктәбен (1940) тәмамлый.

1936–1937 елларда Бәрәңге районы Куян авылы мәктәбе укытучысы, 1937–1939 елларда Актүбәдәге мәктәптә укытучы, директор.

1939 елдан Кызыл Армиядә. Совет-фин сугышында катнаша. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, разведчиклар төркеме командиры.

1942 елда, «иң ышанычлы офицер» буларак, аерым төркем составында махсус бурыч белән дошман тылына төшерелә. Немецларга әсирлеккә эләгә, Демблин кальгасында һәм Едлино шәһәрендә (Польша) хәрби әсирләр лагерьларында тотыла, анда немец командованиесе Советлар Союзына каршы сугыш хәрәкәтләрендә файдалану өчен Идел буе халыкларының әсирлеккә эләккән вәкилләреннән (татарлар, башкортлар, марилар, удмуртлар, мордвалар, чуашлар) иреклеләрнең «Идел-Урал» легионын төзи. Едлинодагы лагерьда легионерлар арасында агитация җәелдерү өчен немецлар тарафыннан 13 кешелек музыкаль капелла (мәдәни взвод) оештырыла. Кормаш труппаның сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнә. Төркем әгъзалары хәрби әсирләр лагерьларындагы чыгышларын антифашистик пропаганда алып бару, «Идел-Урал» газетасының Берлиндагы редакциясендә әзерләнгән листовкаларны тарату өчен файдаланалар.

Яшерен төркем эшчәнлеге нәтиҗәсендә «Идел-Урал» легионының Витебск өлкәсенә (Белоруссия ССР) партизаннар хәрәкәтен бастырырга җибәрелгән беренче (825 нче) батальоны ук 1943 елның 23 февралендә тулысынча диярлек партизаннар ягына чыга. Шушы вакытта антифашистик төркем эшенә М.Җәлил дә кушыла. «Идел-Урал» легионының Франциягә җибәрелгән икенче (826 нчы) батальонына да Кормаш-Җәлил төркеме әгъзалары җәлеп ителә.

1943 елынң июлендә төркем Едлинодагы лагерьда кораллы баш күтәрү һәм легионерларның массачыл рәвештә партизаннар ягына күчүен әзерли башлый. Партизаннар һәм совет командованиесе белән элемтә урнаштыру өчен фронт сызыгына элемтәчеләр җибәрелә. Баш күтәрү 14 августка билгеләнә, ләкин махсус әзерләнгән провокаторлар ярдәмендә немецлар татар яшерен оешмасы эзенә төшәләр һәм аның барлык әгъзалары (40 лап кеше) 1943 елның 10–11 августында кулга алына.

Германиянең икенче империя суды «Кормашев һәм тагын 10 кеше» эше буенча көрәшчеләрне аеруча куркыныч дәүләт җинаятьчеләре сыйфатында гильотина аша җәзалап үтерүгә хөкем итә. Антифашистик төркемнең 11 әгъзасы «Германия рейхының хәрби куәтен какшату»да гаепләнә. Төркем җитәкчесе буларак, Кормаш 1944 елынң 25 августында Плетцензее (Берлин) төрмәсендә беренче булып җәзалап үтерелә.

Бүләкләре

1990 ның 5 маенда СССР Президенты М.С.Горбачев Указы белән антифашистик төркем әгъзалары үлгәннән соң 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнәләр.

Истәлеге

Куян авылы мәктәбе диварына Кормашка мемориаль такта куела, Актүбә шәһәрендә бер урамга Кормаш исеме бирелә.

Әдәбият

Мостафин Р.Ә. Өзелгән җыр эзеннән. Казан, 2011.

Ахтамзян А.А. О «Курмашеве и десяти других», казненных в Берлине за «подрыв военной мощи» Германского рейха // Татарские новости. 2002. № 1.

Гилязов И.А. Легион «Идель−Урал». Представители народов Поволжья и Приуралья под знаменами «Третьего рейха». Казань, 2005.

Авторлар – М.В.Черепанов, М.З.Хәбибуллин