- РУС
- ТАТ
1914 елның 23 сентябре, хәзер Саратов өлкәсенең Базар-Караболак районы Яковлевка авылы — 1970 елның 9 мае, Саратов шәһәре.
Туган авылында колхозда эшли.
1939 елдан Кызыл Армия сафларында. Совет-фин сугышында катнаша, 68 нче укчы полкның взвод командиры (7 нче армиянең 70 нче укчы дивизиясе).
1940 елның 29 февралендә Выборг култыгында Пуккионсари күле (хәзер Козлиный күле) янындагы сугышларда батырлык күрсәтә: үзе белән взвод сугышчыларын ияртеп, ротада беренче булып атакага күтәрелә; рота белән җитәкчелек итүне үз кулына ала һәм куелган бурычны үти.
Бөек Ватан сугышында катнаша. 1945 елдан запаста.
Саратов шәһәрендә яши һәм эшли.
Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000;
Румянцев Н.М. Люди легендарного подвига. Саратов, 1968;
Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.
Автор — М.З.Хәбибуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.