Эчтәлек

1917 елның 20 октябре, хәзерге БРның Бакалы районы Бакалы авылы — 1993 елның 20 сентябре, шунда ук.

Көергәзе (БАССР, Ермолаево пос.) авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый.

Туган авылында ветеринария табибе булып эшли.

1938 елдан Кызыл Армия сафларында. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 1234 нче укчы полкның укчы ротасы отделение командиры (69 нчы армиянең 370 нче укчы дивизиясе). Воронеж, Дала һәм 1 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Харьков һөҗүм һәм оборона операцияләрендә (1943), Курск һәм Днепр елгасы өчен сугышларда (икесе дә — 1944), Люблин-Брест (1944) һәм Берлин (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1944 елның 18 июлендә Тивалы авылы (Украина ССР Владимир-Волын өлкәсе) янындагы сугышта (расчёты белән ут ачып, подразделениегә һөҗүм итәргә булыша), 1945 елның 5–6 февралендә Одер елгасын кичеп, Фюрстенберг шәһәре янындагы сугышта (беренчеләрдән булып елганы кичеп чыга, плацдармны яулап алуда катнаша; шоссе юлын кулга төшерү өчен отделение сугышчыларын атакага күтәрә), 1945 елның 16 апрелендә Маттель-Мюлень (Германия) торак пункты янындагы сугышта (беренчеләрдән булып дошман траншеясына бәреп керә) батырлык күрсәтә.

1945 елдан демобилизацияләнә. Туган авылында столярлык остаханәсендә эшли.

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Ерошин А.Е. Слава солдатская. Уфа, 1967;

Гимадаев М.Г. Солдатская слава. К., 1971;

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин