Биографиясе

1923 елның 13 сентябре, Тамбов губернасы Кирсан өязе Осино-Гай авылы, хәзерге Тамбов өлкәсе Гаврилов районы – 1941 елның 29 ноябре, хәзерге Мәскәү өлкәсенең Руз районы Петрищево авылы.

Укытучылар гаиләсендә туа. 1930 елда гаилә Себергә (Иркутск өлкәсенең Шиткино авылына) килә, аннары Мәскәүгә күченә. 1933 елда әтисе үлә; әнисе тәрбиясендә үсә. 1933 елдан 1941 елга кадәр Мәскәүнең 201 нче мәктәбендә укый. 1938 елның октябрендә комсомол сафларына керә.

1941 елның 31 октябрендә 2000 ирекле комсомоллар белән Көнбатыш фронт штабының разведка-диверсия мәктәбенә укырга керә (в/ч 9903). 4 ноябрьдә Волоколамск районына күчерелә, анда төркем юлны миналау буенча биремне уңышлы үти. Югары главнокомандование ставкасының дошман тылындагы торак пунктларны яндыру турындагы 1941 елның 17 ноябрендәге 428 номерлы боерыгын үтәү йөзеннән 1941 елның 27 ноябрендә группа составында Петрищево авылында өч йортка ут төртә. 28 ноябрьдә ут төртергә җыенганда немецлар тарафыннан кулга алына. Җәзалаулардан һәм кыйнаулардан соң 1941 елның 29 ноябрендә Петрищево авылында асыла; җәзалап үтерү алдыннан халыкны оккупантларга каршы көрәшергә чакырып чыгыш ясый.

Кече энесе Александр Анатольевич Космодемьянский – танкист, Советлар Союзы Герое (1945, үлгәннән соң).

Бүләкләре

Ленин ордены белән бүләкләнә (16.2.1942, үлгәннән соң).

Истәлеге

Зоя Космодемьянская исеме Мәскәүнең 201 нче мәктәбенә (хәзер Советлар Союзы Геройлары Зоя һәм Александр Космодемьянскийлар исеме) бирелә.

Аның образы матур әдәбиятта, публицистикада, кинематографта (“Зоя” фильмы, 1944), рәсем сәнгатендә, монументаль сәнгатьтә чагылдырыла.

Мәскәү, Казан һәм башка шәһәрләрдә аның исеме белән аталган урамнар бар.

Зоя Космодемьянская Бөек Ватан сугышында совет халкының каһарманлык символына әверелә.