- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (22.2.1944), гвардия кече сержанты
1922 елның 18 декабре, Зөя кантоны (хәзер Кайбыч районы) Зур Подберезье авылы — 1958 елның 30 гыйнвары, Мари АССРның Волжск шәһәре.
Җиде сыйныфны тәмамлагач, колхозда эшли. Соңрак Волжск шәһәренә күченә, Мари кәгазь комбинатында эшли.
1941 елның июненнән Кызыл Армия сафларында.
1942 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 37 нче армиянең 110 нчы гвардия укчы дивизиясе 106 нчы гвардия аерым разведка ротасы разведчигы. Көньяк, Төньяк Кавказ, Кавказ арты, Дала, 2 нче һәм 3 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Донбасс операциясендә (1942), Кавказ (1942–1943) һәм Днепр елгасы өчен барган сугышларда (1943), уңъяк яр Украинаны (1944) азат иткәндә, Яссы-Кишинёв һөҗүм операциясендә (1944) катнаша.
Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. 1943 елның 5 сентябрендә разведка төркеме белән дошман тылында сугыш кирәк-яраклары складын, 18 гитлерчыны юк итә һәм бишесен әсирлеккә ала. 1943 елның 29 сентябрендә бер төркем сугышчылар белән Днепрны кичәләр, фашист ут нокталарын ачып, мөһим документларны кулга төшерәләр. 1943 елның 5 октябрендә ул җитәкләгән разведка төркеме Украинаның Кировоград өлкәсе Онуфриево районы Куцеволовка авылы янында сугыш кирәк-яраклары һәм ягулык складларын юк итә, әсирлеккә «телләр» ала. 1943 елның 8 октябреннән 9 ына каршы төндә беренчеләрдән булып фашист траншеяларына бәреп керә, гранаталар ыргытып, пулемётны һәм өч гитлерчыны юк итә.
Сугыштан соң демобилизацияләнә. Мари кәгазь комбинатында эшли.
Ленин ордены, Кызыл Байрак ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.
Апас поселогында һәм Волжск шәһәренең Геройлар аллеясында аңа бюст куела, бер урамга исеме бирелә.
Наши герои. Йошкар-Ола, 1985;
Герои Советского Союза: краткий биографический словарь. М., 1987. Т. 1;
Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2021. Т. 2. С. 437, 443, 444;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 84.
Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.