Эчтәлек

1927 елның 14 декабре, хәзерге Теләче районы Шармыш авылы — 2009 елның 5 гыйнвары, шунда ук.

1 нче Вольск хәрби техник училищесен тәмамлый (1956).

1943–1947 елларда Теләче районының Шармыш авылы сәнәгать комбинатында тимерче булып эшли.

1948–1958 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Авиация техникасына хезмәт күрсәткәне өчен исемле сәгать белән бүләкләнә, бүләкне аңа өч тапкыр Советлар Союзы Герое, дивизия командиры И.И.Кожедуб тапшыра (1954).

1958–1990 елларда Казан хисаплау системалары җитештерү берләшмәсендә слесарь-җыючылар бригадиры.

Бөтенсоюз уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенең үзәк советы әгъзасы (1978–1988). 100 рационализаторлык тәкъдиме авторы, аларны гамәлгә кертү хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруны, югары икътисади нәтиҗәгә ирешүне тәэмин итә.

Герой исеме бишьеллык планны (1966–1970) үтәгәндәге казанышлары һәм яңа эшләнмәләр җитештергәне өчен бирелә. Ленин ордены, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының көмеш медале белән бүләкләнә.

Әдәбият

Герои Социалистического Труда Татарии: Док. очерки. К., 1984. Кн. 2;

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. К., 2003.