Биографиясе

1857–1922 еллар.

Сәүдәгәрләр катлавыннан.

Ат заводы (Үрнәк авылында, атларына күп мәртәбә Россия һәм чит илләрнең дәрәҗәле бүләкләре бирелә), май заводы, бәз ману фабрикасы (Казан губернасының Казан өязе Казанбаш авылы), чәй үлчәү-бүлү бинасы («Ишморат чәе» бөтен Идел буенда танылган була), Казанда 3 таш йорт, Казан өязендә 664 дисятин җир һ.б. хуҗасы.

Казан шәһәр думасы гласные, Дәүләт банкының Казан бүлекчәсе исәп-хисап-ссуда комитеты әгъзасы (1893-1917 еллар), фатир салымнары буенча губерна идарәсе әгъзасы һ.б.

Кадимчеләрне яклый, татар халкы тормышындагы җәдитчелеккә, мәдрәсәләрдә яңача укытуга каршы чыга.

Җәдитчеләр белән көрәшүгә акча бирә, И.Динмөхәммәтов белән хезмәттәшлек итә. 10 мәчет төзүгә (шул исәптән 1897 елда Зәңгәр мәчетне төзекләндерүгә), Казан шәһәре мөселманнары хәйрия җәмгыятенә һәм башкага иганәчелек кыла.

Бүләкләре

Дүрт «Тырышлык өчен» алтын медале белән бүләкләнә.

Авторлар ­– Р.Р.Салихов, Р.Р.Хәйретдинов