- РУС
- ТАТ
педагог, лексикограф
1891 ел, хәзерге Казакъстан Республикасының Уральск шәһәре – 1971 елның 19 июне, Казан.
Казан педагогия институтын тәмамлый (1932 г.).
Гражданнар сугышында катнаша.
Уральскида мәдрәсә тәмамлаганнан соң (1910 ел), Төркиядә, Ливанда (Бәйрут шәһәре) укуын дәвам итә.
1916-1919 елларда Уральскида укытучы, 1919–1921 елларда Самара губернасының Пугачёв шәһәрендә өяз халык мәгарифе бүлегендә инспектор; 1922–1928 елларда балалар йорты мөдире, Уральск губерна халык мәгарифе бүлегендә инспектор.
1928–1946 елларда ТАССРның Куйбышев шәһәрендә, аннан соң Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
1946–1949 елларда СССР ФАнең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында кече фәнни хезмәткәр.
1950–1954 елларда Казан унститутында гарәп теле укытучысы.
1954–1957 елларда Казан университеты фәнни китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире.
Сүзлекләр, уку ярдәмлекләре автор-төзүчесе. Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повестен гарәп теленә тәрҗемә итә (1968 ел).
Татарча-русча сүзлек. Казан, 1950 (автордаш);
Гарәп теле. Казан, 1951;
Төрки, фарсы, гарәп һәм казахча, татарча сүзлекчә. Казан, 1954.
Автор – В.Х.Хаков
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.