- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (10.4.1945, үлгәннән соң), рядовой, сапёр
1898 ел, БРның хәзерге Янаул районы Кызылъяр авылы – 1945 елның 11 марты, Польша, Ополе шәһәре янында җирләнгән.
Колхозда һәм авыл хуҗалыгы артелендә эшли.
1941 елның октябреннән Кызыл Армия сафларында. 1942 елның февраленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 76 нчы аерым штурм инженер-сапёрлар батальоны сапёры (16 нчы штурм инженер-сапёрлар бригадасы). 1 нче Украина фронты гаскәрләре составында Украинаны (1943–1944) һәм Польшаны (1944) азат итү сугышларында катнаша.
1945 елның февралендә Грошовице торак пункты (хәзер Ополе шәһәренә керә) янындагы сугышта батырлык күрсәтә: Одер елгасы аша күпер төзүдә катнашып, фронт гаскәрләренең һөҗүмне тизләтүен тәэмин итә. Сугышта һәлак була.
Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Батырлар китабы – Книга Героев. К., 2000;
Славные сыны Башкирии. Уфа, 1968. Кн. 3;
Ракипов Ш.З. Хранить вечно. К., 1980.
Автор — М.З.Хәбибуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.