Гыйләҗев И.А. (идея, сценарий авторы, алып баручы). Госман Җиһаншин. 2022

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Биографиясе

1926 елның 26 сентябре, Арча кантоны Олы Әтнә авылы – 1992 елның 12 ноябре, Казан.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1960 ел).

1953–1957 елларда Әтнә районының «Коммунизм таңы» колхозы рәисе, 1958–1960 елларда Тукай районы башкарма комитетында авыл хуҗалыгы инспекциясе башлыгы.

1960–1962 елларда КПССның Тукай райкомы 2 нче секретаре.

1962–1965 елларда ТАССРның Куйбышев районы колхоз-совхоз территориясе идарәсе башлыгы.

1965–1971 елларда КПССның Арча һәм Сарман райкомнары 1 нче секретаре.

1971–1983 елларда ТАССР авыл хуҗалыгы министры.

1983–1987 елларда ТАССРның Авыл хуҗалыгы продукциясен әзерләү һәм сыйфатын булдыру дәүләт инспекциясе башлыгы.

1967–1985 елларда ТАССР Югары Совет депутаты.

Бүләкләре

Ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр, РСФСР Югары Совет Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Автор – И.Н.Афанасьев