Биографиясе

1912 елның 27 октябре, Верный шәһәре, хәзер Казакъстан Республикасының Алма-ата шәһәре — 1992 елның 28 августы, Кыргыз Республикасының Ош шәһәре.

Зооветеринария техникумын тәмамлаганнан соң (Әүлия-Ата шәһәре, 1931), өлкән ветеринария табибе булып эшли.

1932–1940 елларда чик буе гаскәрләрендә ветеринария табибе булып хезмәт итә. Шуннан соң Казакъстан ССРның Алма-Ата өлкәсе Или районында баш ветеринария табибе булып эшли.

Бөек Ватан сугышында катнаша. 1942 елда чолганышта кала, аннары әсирлеккә эләгә. Польша территориясендә Демблин кальгасендә, Едлино лагеренда тотыла. «Идел-Урал» легионына керә, совет хәрби әсирләренең яшерен эшчәнлегендә актив катнаша. Музыкаль капелла (агитация-пропаганда эшен яшерү өчен) җитәкчесе була.

М.Җәлилнең «Моабит дәфтәре»ндә иң якын һәм ышанычлы көрәштәшләр арасында күрсәтелә. 1943 елның августында оешма тар-мар ителә, Хисаметдинов кулга алына, Варшава, Берлин төрмәләрендә була, аннары Франциягә җибәрелә. 1944 елда кача һәм француз Каршылык хәрәкәтендә катнашучылар сафларында сугыша; батальон командиры урынбасары.

1945 елда Ватанга кайта. 1949 елда репрессияләнә; 1956 елда амнистияләнә, 1967 елда аклана. Соңыннан Көньяк Кыргызстан геология экспедициясенең атлар базасы башлыгы булып эшли.

М.Җәлил-Г.Кормаш яшерен оешмасының батырлыгын пропагандалауда мөһим роль уйный.

Медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Мостафин Р.Ә. Өзелгән җыр эзеннән. К., 1982; 

Забиров И.Х. Джалиль и джалильцы. К., 1983.

Авторлар — А.И.Бадюгина, Ш.С.Мостафин