Эчтәлек

Биографиясе

1931 елның 16 феврале, Мамадыш районының Шәдче авылы – 1999 елның 5 декабре, Мамадыш шәһәре.

1955–1998 елларда Мамадыш районында эшли: Ямашев исемендәге колхоз рәисе урынбасары, "Яңалык" (1956 елдан) һәм 22 нче Партсъезд исемендәге (1963 елдан) колхозлары рәисе; Мамадыш шәһәре торак-коммуналь хуҗалыгы (1986 елдан), Мамадыш икмәк-күмәч фабрикасы (1987 –1995 елларда) директоры.

Хаҗиев җитәкчелек иткән елларда 22 нче Партсъезд исемендәге колхозда барлык терлекчелек биналары реконструкцияләнә, мәктәп, балалар бакчасы һәм башка җитештерү, социаль-мәдәни һәм көнкүреш билгеләнешендәге объектлар төзелә. Иген җитештерү –2,4, сөт – 5,9, ит – 1,9 тапкыр арта. Бөртекле культураларның уңышы 1 гектарга 7,83 центнердан 21,1 центнерга, еллык савым уртача бер сыердан – 2017 кг нан 3005 кг га арта. Медальләр белән бүләкләнә.

Автор – И.Н.Афанасьев