Биографиясе

1916 ел, Вятка губернасы, Уржум өязе Бәрәңге авылы, хәзер Мари Республикасының Бәрәңге шәһәр тибындагы поселогы — 1943 елның 12 сентябре, Украина ССРның Сумы өлкәсе Рыльск районы Нехаевка авылы.

1935–1937 елларда һәм 1942 елның мартыннан Кызыл Армиядә. 1942 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 248 нче аерым укчы бригаданың пулемёт расчёты командиры (60 нчы армия). Воронеж һәм Үзәк фронтлар составында Воронеж-Касторная һәм Харьков һөҗүм операцияләрендә катнаша (икесе дә — 1943), Сулъяр Украинаны азат итүдә катнаша.

1943 елның 29 августында Прихотьково авылы (Курск өлкәсе) өчен барган сугышларда батырлык күрсәтә. Рота белән җитәкчелекне үз өстенә алып, сугышчыларны һөҗүмгә күтәрә, 1943 елның 12 сентябрендә Нехаевка авылы янында авыр яраланган Хәсәнов әсирлеккә эләгә һәм җәзаланып үтерелә.

Бүләкләре

Ленин ордены, медаль белән бүләкләнә.

Истәлеге

Йошкар-Ола шәһәрендә тимер юл вокзалында һәм Герой исеме белән аталган урамда мемориаль такта куела. Шәһәр тибындагы Бәрәңге посёлогында бер урамга Хәсәнов исеме бирелә.

Әдәбият

Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин