- РУС
- ТАТ
геолог, геофизик, ТР Дәүләт бүләге лауреаты (2004), ТРның атказанган геологы (1998)
1949 елның 1 апреле, Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылы — 2020 елның 14 сентябре, Бөгелмә; туган авылында җирләнә.
Казан университетын тәмамлый (1974), «ТНГ-Групп» АҖдә эшли, генераль директор (1995 елдан).
Харисов Татарстан, Көнбатыш Себер, Оренбург өлкәсе, Ливия, Төркия һ.б. илләрдә углеводород чыганакларын эзләү һәм разведкалауда катнаша.
Дәүләт бүләге Татарстанның углеводород чыганакларында экологик хәл мониторингы өчен геофизик комплекслар эшләү һәм гамәлгә кертүдә катнашканы өчен бирелә.
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр, ТРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
В ритме времени (50 лет ОАО «Татнефтегеофизика») // Нефт. хоз-во. 2003. № 8.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.