Биографиясе

1917 елның 14 марты, Уфа губернасы, Минзәлә өязе Сәмәкәй авылы — 1979 елның 13 июле, Казан.

КПСС ҮК каршындагы Югары партия мәктәбен (Мәскәү, 1956) тәмамлый.

1934–1945 елларда (бүленеп) Минзәлә районында: «Ленин байрагы» газетасы редакциясе секретаре (1935 елга кадәр), 1935–1936 елларда Дәвек урта мәктәбе укытучысы, 1936–1938 елларда ВЛКСМ ның район комитеты бүлеге мөдире, 1938–1939 елларда 1 нче секретаре, 1939–1942 елларда һәм 1943 елдан ВКП(б)ның район комитеты инструкторы.

1942–1943 елларда «Татарстан» совхозының (Чаллы районы) сәяси бүлеге башлыгы урынбасары.

1945–1949 елларда КПССның Ширәмәт, 1951–1952 елларда Тәтеш, 1953–1959 елларда Кайбыч район комитетлары секретаре.

1952–1953 елларда Чистай өлкәсе хезмәт ияләре депутатлары советы башкарма комитетында бүлек мөдире.

1959–1977 елларда ТАССР социаль тәэминат министры.

ТАССР (1938–1959, 1963–1971), СССР (1958–1962) ЮС лары депутаты.

Бүләкләре

Ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Автор — Е.Б.Долгов