- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (20.4.1945, үлгәннән соң), матрос
1924 ел, Бөгелмә кантоны Түбән Чыршылы авылы — 1944 елның 26 марты, Украина ССР, Николаев шәһәре.
1943 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында Хәрби-диңгез флотында.
1944 елның 26 мартына каршы төндә 3 нче Украина фронты 28 нче армиясе диңгез пехотасының 384 нче аерым батальоны составында Николаев портында (Украина ССР) батырлык күрсәтә. Десантчылар төркеме белән дошман тылына төшерелә, ике тәүлек отряд портта сугыш алып бара, дошманның 18 һөҗүмен кире кайтара. Хәйретдинов сугышта һәлак була.
Ленин ордены, медаль белән бүләкләнә.
Николаевта Сугыш һәм хезмәт елданы халык музее ачыла, герой-морякларга һәйкәл куела.
Лениногорск шәһәренең бер урамына Хәйретдинов исеме бирелә.
Сходнево-Чертанла авылында (Лениногорск районы) обелиск куела.
Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.
Автор — М.З.Хәбибуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.