Биографиясе

1920 елның 14 июне, Зөя кантоны Күгәй авылы — 1984 елның 29 сентябре, Яшел Үзән районы Норлат авылы.

1937–1940 елларда Мәскәү төзелешләрендә бетончы булып эшли.

1940 елның августыннан Кызыл Армиядә.

1941 елның сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 245 нче гвардия укчы полк пулемётчысы (11 гвардия армиясенең 84 нче укчы дивизиясе). Вязьма һәм Гжатск (хәзер Гагарин шәһәре) шәһәрләре янында барган сугышларда чолганышта кала (1941), яралана һәм әсирлеккә эләгә. 1942 елның февралендә кача һәм 1943 елның көзенә кадәр партизаннар отряды составында Витебск–Орша–Смоленск территориясендә сугыша. 3 нче Белоруссия фронты гаскәрләре составында Городок һөҗүм операциясендә (1943), Белоруссияне, Литваны (икесе дә — 1944), Көнчыгыш Пруссияне (1945) азат итүдә катнаша.

1944 елның 14 июлендә Алитус шәһәре янында (Литва ССР) Неман елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. Полкта беренчеләрдән булып елганы кичеп чыга, сапёрлар эшләгәндә һәм подразделениеләр елганы кичкәндә пулемёт уты белән аларны ышыклый, дошманның контрһөҗүмен кире кайтара; плацдармдагы сугышта яраланган командирын алмаштыра, үзе дә яралана.

Демобилизацияләнгәннән соң (1945), Яшел Үзән шәһәрендә төзелеш идарәсендә эшли.

Әдәбият

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин