Биографиясе

1925 елның 10 ноябре, Лаеш кантоны, хәзерге Балык Бистәсе районы Күки авылы – 1993 елның 26 сентябре, Казан.

Мәктәпнең алты сыйныфын тәмамлаганнан соң, туган авылында колхозда эшли.

1943 елның апреленнән Кызыл Армиядә.

1943 елның декабреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 1 нче танк армиясенең 8 нче гвардия механикалаштырылган корпусы 20 нче гвардия механикалаштырылган бригадасы автоматчысы. 1 нче Украина, 1 нче һәм 2 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Украина, Белоруссия, Польшаны азат итүдә, Берлинны алуда (1945 ел) катнаша.

1944 елның 30 июлендә Баранув-Сандамерский шәһәре (Польша) янында Висла елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. Гранаталар ыргытып, дошман окобын яулый. 22 гитлерчыны юк итә. Бөтен бригаданың елганы кичүенә ярдәм күрсәтә.

1947 елдан запаста, Казанда тимер-бетон конструкцияләр заводында электр белән эретеп ябыштыручы булып эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

М.С.Гыйззәтуллин бюстлары Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселогында мемориаль комплекс территориясендә һәм туган авылында урнаштырыла, шунда ук аның исеме белән урамнар атала.

Әдәбият

Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. Казань, 1963;

Герои Советского Союза — наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1;

Батырлар китабы — Книга Героев. Казань, 2000;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 44;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2025. Т. 3. С. 223, 228, 253.

Авторлар — В.А.Шагалов, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина