Биографиясе

1891 елның 6 сентябре, Казан губернасы, Спас өязе Шмелёвка авылы – 1972 елның 1 феврале, Мәскәү.

1913–1917 елларда Киев коммерция институты студенты.

1916 елдан РСДРП әгъзасы; институтның партия төркеме тарафыннан большевикларның аграр сәясәтен пропагандалау өчен Спас өязенә җибәрелә.

1917 елның май – июлендә Спас өязенең азык-төлек комитетын җитәкли, 29–30 майда булып узган өяз киңәшмәсендә алпавыт җирләрен һәм эш коралларын кичекмәстән крәстиян комитетларына тапшыру турында карар кабул ителүенә ирешә.

Г.С.Гордеев җитәкчелегендә Эшче, солдат һәм крәстиян депутатларының өяз советы оештырыла (1917 елның июне).

Эшче, крәстиян һәм солдат депутатлары советларының 1918 елның гыйнварында уздырылган 3 нче Бөтенроссия съездында катнаша.

1918 елның февраленнән Казан губерна башкарма комитеты әгъзасы, апрельдә финанс комиссары урынбасары һәм Дәүләт банкы комиссары, май-августта Спас башкарма комитеты рәисе.

РКП(б)ның Спас өяз комитетын оештыра.

1918 елның сентябреннән Казан губернасы җир эшләре комиссары, җирне күмәкләшеп эшкәртүнең (совхозлар һәм коммуналар рәвешендә) актив тарафдары. Бер үк вакытта 1919 елның ноябре – 1920 елның июнендә РКП(б)ның Казан губерна комитеты секретаре.

1920 елның июле-августында халык мәгарифе бүлеге мөдире, ТАССРның югары уку йортлары комиссары.

1921–1924 елларда Кызыл профессорлар институты тыңлаучысы (Мәскәү).

1925–1930 елларда Тимирязев исемендәге Авыл хуҗалыгы академиясендә авыл хуҗалыгы икътисады кафедрасы мөдире, профессор (1926 ел). Соңрак Бөтенсоюз терлекчелек институтында эшли.

1935 елда Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсенең терлекчелек павильоны директоры итеп билгеләнә.

1938–1955 елларда репрессияләнә.

1955–1967 елларда Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы икътисады фәнни-тикшерү институтында профессор, бүлек мөдире.

Хезмәтләре авыл хуҗалыгы икътисадына карый.

Хезмәтләре

Сельское хозяйство России в войне и революции. М., 1925;

Обезземеливание американского фермера. М., 1926.

Әдәбият

Ионенко И.М. Гордеев Григорий Степанович // Борцы за счастье народное. Казань, 1967;

 Ионенко С.И. Г.С.Гордеев. Казань, 1979.

Автор – С.И.Ионенко