- РУС
- ТАТ
Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, ТР Дәүләт бүләге лауреаты (1999)
1956 елның 4 гыйнварында Биектау районы Олы Кавал авылында туган.
Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1992).
Хезмәт эшчәнлеген 1972 елда Биектау районының «Чулпан» колхозында комбайнчы ярдәмчесе булып башлый.
1977–1987 елларда Казан предприятиеләрендә шофер булып эшли.
1988 елдан Биектау районының «Чулпан» коллектив предприятиесендә: рәис урынбасары (1988–1992), рәис (1992–2001).
Ф.Л.Гыйззәтуллин катнашында хуҗалыкта файдалану өчен уңайсыз җирләргә урман утырту, сөзәклекләрдәге табигый терлек азыгы җирләрен яхшырту, ишелә баручы ерым-ярларны сөзәкләндерү эшләре башкарыла, ландшафтлы игенчелек системасында туфрак эшкәртүдә туфрак саклау технологиясе кертелә.
Дәүләт бүләге хуҗалыкта адаптив агроландшафтлы игенчелек системасын үзләштергәне өчен бирелә.
Медальләр белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.