Биографиясе

1905 елның 15 мае, хәзерге Чистай районы Кызыл Ялан авылы – 13.4.1968 елның 13 апреле, шунда ук.

1927–1929 елларда һәм 1941 елдан Кызыл Армиядә.

1941 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 69 нчы механикалаштырылган бригаданың (3 нче гвардия танк армиясенең 9 нчы механикалаштырылган корпусы) танкка каршы атучылар отделениесе командиры.

Брянск, Үзәк һәм Воронеж фронтлары гаскәрләре составында Орёл һөҗүм операциясендә (1943 ел), Украинаны азат итүдә катнаша.

1943 елның 22 сентябрендә Григоровка авылы өчен барган сугышта (Черкассы өлкәсе Каневский районы, Украина ССР) батырлык күрсәтә.

Сугыштан соң туган авылында яши.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. Казань, 1963.