Биографиясе

1904 елның 15 ноябре, Казан – 1979 елның 17 мае, шунда ук.

Н.Э.Бауман исемендәге Мәскәү югары техник училищесын тәмамлый (1933 ел).

Ике кул белән гер күтәрү буенча 1 нче Бөтентатар физкультура бәйрәмендә (1928 ел), «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятенең Бөтенсоюз беренчелегендә (1929 ел) җиңүче, 1 нче Бөтенсоюз спартакиадасында бронза медаль иясе (1928 ел), СССР һәм дөнья рекордчысы (1928 ел).

1919–1924 елларда Казан циркында эшли. «Русский богатырь» (1944 ел) көч аттракционын, «Яшьлек» («Юность») татар цирк коллективын оештыра.

Истәлеге

1980 елдан Казанда ел саен Н.Г.Жеребцов истәлегенә гер спорты ярышлары (1994 елдан Дөнья кубогына, 1999 елдан дөнья чемпионаты) уздырыла.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Хезмәт ордены (Вьетнам) белән бүләкләнә.