Биографиясе

1925 елның 8 феврале, хәзерге Чирмешән районы Туймәт авылы – 1997 елның 2 гыйнвары, Нурлат шәһәре.

Казан педагогия институтын (1962 ел), Минзәлә совхоз-техникумын (1967 ел) тәмамлый.

1946–1952 елларда ВКП(б)ның Беренче Май райкомында партия эшендә, 1952–1955 елларда КПССның Ямаш райкомының 2 нче секретаре.

1956–1958 елларда Шөгер районының «Ленин юлы» колхозы рәисе.

1958–1962 елларда КПССның Теләче, Саба райкомнарының 1 нче секретаре, 1962–1964 елларда административ-хуҗалык эшендә.

1963–1964 елларда Куйбышев парткомының секретаре, 1965–1987 елларда Октябрь райкомының 1 нче секретаре.

Герой исеме 8 нче бишьеллык планнарын уңышлы үтәгәне өчен бирелә.

1963–1989 елларда ТАССР Югары Советы депутаты. Бер үк вакытта 1974–1989 елларда ТАССР Югары Совет рәисе урынбасары.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Нурлат шәһәрендәге Мәдәният йортына һәм бер урамга Г.К.Гыйматдинов исеме бирелә, бюсты куела.

Әдәбият

Фасахов К. Гиматдинов Габбас Киямович // Герои Социалистического Труда Татарии (1938-1978 гг.): Док. очерки. Казань, 1980;

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы – наши земляки. Казань, 2003;

Гиматдиновы: Воспоминания. Очерки. Фотографии. Документы. Казань, 2009.