Биографиясе

1913 елның 13 гыйнвары, хәзерге Балтач районы Смәел авылы – ?

Туган авылында колхозда эшли.

1938–1940 елларда һәм 1941 елдан Кызыл Армиядә.

Хәсән күле янында япон милитаристларына каршы бәрелешләрдә (1938 ел) һәм совет-фин сугышында (1939–1940 елларда) катнаша.

1941 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 120 нче гвардия укчы полкның (8 нче гвардия армиясенең 39 нчы гвардия укчы дивизиясе) пулемёт отделениесе командиры.

Көньяк-Көнбатыш һәм 3 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Днепр елгасы өчен сугышта (1943 г.), Донбасс (1943 г.) һәм Одесса һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1943 елның 24 октябрендә Днепропетровск шәһәре янында Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә.

1944 елның июнендә хәбәрсез югала.

Бүләкләре

Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. Казань, 1963;

Герои Советского Союза — наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1.

Автор – В.А.Шагалов