- РУС
- ТАТ
нефтьче, техник фәннәре докторы (1986 ел), профессор (1988 ел)
1935 елның 27 сентябре, Кукмара районы Манзарас авылы – 2017 елның 5 июле.
Свердловск тау институтын тәмамлый (1958 ел).
1958–1961 елларда Көнбатыш Себер геологик идарәләрендә эшли (Алтай крае Змеиногорск шәһәре), 1959–1961 елларда Корбалиха шахтасы башлыгы, 1961–1967 елларда Кузнецк ташкүмер фәнни-тикшеренү институтында (Кемерово өлкәсе Прокопьевск шәһәре), 1964 елдан төркем җитәкчесе.
1967–1987 елларда Казан химия-технология институтында.
1987–1993 елларда Курск политехник институтында кафедра мөдире.
1993 елдан Казан архитектура-төзелеш академиясендә: төзелеш материаллары, конструкцияләр һәм эшләнмәләр технологиясе кафедра профессоры (1996 елга кадәр), сызма геометрия һәм графика кафедра мөдире (1996 елдан).
Хезмәтләре күмер һәм табигый битум чыганакларын өйрәнүгә карый. Кузнецк күмер бассейнының юка һәм текә күмер катламнарын табу технологиясен гамәлгә кертә һәм нигезли; Шөгер чыганагы сәнәгый шартларында битумлы токымнардан табигый битумнар табу һәм чыгару технологиясен, тау-эшкәртү комплексын проектлаштыру өчен технологик регламентлар эшли.
Уйлап табуга 11 авторлык таныклыгы бар.
Технологические основы открытой разработки месторождений природных битумов. Тула, 1991.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.