Биографиясе

1925 елның 15 гыйнвары, Азнакай районы Мәлбагыш авылы – 2001 елның 30 марты, шунда ук.

1951–1987 елларда «Татнефть» җитештерү берләшмәсендә: «Бөгелмәнефть» трестының 2 нче нефть промыселы операторы (1957 елга кадәр), «Азнакайнефть» нефть промыселлары идарәсендә оператор, мастер (1957–1965 еллар), «Актүбәнефть» нефть промыселлары идарәсендә мастер, оператор, слесарь-ремонтлаучы (1965–1970 еллар).

Республика промыселларында күп скважинага һәм бер сменалы хезмәт күрсәтүгә күчү инициативасы белән чыгучыларның берсе, шуның аркасында хезмәт җитештерүчәнлеген 4 тапкырдан күбрәккә арттыру, югары икътисади нәтиҗәгә ирешү мөмкинлеге туа.

Эчлекле насослы компрессор торбаларын аерым эксплуатацияләү ысулы юлы белән нефть чыгаруны техник яктан яңача коралландыру һәм интенсивлаштыруда, нефть җыюны герметиклаштыру схемасын һәм торбаларны деэмульсацияләү куллануны кертүдә актив катнаша.

Герой исеме бишьеллык план йөкләмәләрен үтәүдәге зур уңышлары, югары техник-икътисади казанышлары өчен бирелә.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Ленин ордены, медаль белән бүләкләнә.

Әдәбият

Нефть, газ и нефтехимия Татарии. Казань, 1979. Т. 2;

Румянцев Е. Гарипов Асгат Гарипович // Герои Социалистического Труда Татарии (1938-1978 гг.): Док. очерки. Казань, 1980;

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы – наши земляки. Казань, 2003.