Биографиясе

1915 елның 25 сентябре, хәзерге Башкортстан Республикасының Аскын районы Төлгезбаш авылы – 2005 елның 12 июле, Екатеринбург шәһәре.

Сугышка кадәр колхозда эшли.

1941 елдан Кызыл Армиядә.

1942 елның сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 225 нче гвардия укчы полкы (7 нче гвардия армиясенең 78 нче гвардия укчы дивизиясе) укчысы.

Сталинград, Дон, Воронеж, Дала һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Сталинград сугышында (1942–1943 еллар), Белгород шәһәре тирәсендә Северский Донец елгасы янындагы оборона сугышларында (1943 ел), Курск өчен һәм Днепр елгасы янында барган сугышларда (икесе дә – 1943 ел) катнаша.

1943 елның 25 сентябрендә Домоткань авылы янында (Днепропетровск өлкәсе, Верхнеднепровский районы) батырлык күрсәтә, дошман һөҗүмен кире кайтара һәм яралы командирны коткара.

Кировоград, Умань-Ботошани, Яссы-Кишинёв, Дебрецен, Будапешт, Братислава-Брно һәм Прага һөҗүм операцияләрендә катнаша (1944–1945 еллар).

Сугыштан соң туган авылында «Дружба» колхозында төзүче булып эшли.

1998 елдан Екатеринбург шәһәрендә яши.

Бүләкләре

Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Герои Советского Союза – наши земляки. Казань , 1982. Кн. 1;

Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.

Автор – М.З.Хәбибуллин.